Быел Бөрбаш урта мәктәбенең 11 нче сыйныфын 9 укучы тәмамлады, алар кичә кулларына аттестатлар алды.
Шуларның икесе - Әскарова Айсылу, Нуретдинова Фирүзә «5» билгеләренә генә тәмамлап, кызыл аттестат, алтын медаль алды.

Чыгырылыш кичәсенең тантаналы өлеше мәктәп залында булса, соңыннан әти-әниләр белән берлектә, Бөрбаш плотинасы буенда, искиткеч табигать кочанында дәвам итте, дип хәбәр итә унберенчеләрнең сыйныф җитәкчесе Гөлнара Вәлиева.

Фото: автор
Нет комментариев