Кыш бабай бәйрәм буе балаларга төрле уеннар уйнатты, аларның күңелләрен ачты.Үзенең алып килгән бүләкләрен өләште.
«Тургай» балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә 27 декабрь Яңа ел бәйрәме узды. Аны балалар һәм әти-әниләр бик теләп көтеп алдылар. Балалар бәйрәменә ямь өстенә ямь өстәп кунаклар килде.
Кыш бабай бәйрәм буе балаларга төрле уеннар уйнатты, аларның күңелләрен ачты.Үзенең алып килгән бүләкләрен өләште.
Кыш бабайның чабата биюләрен, балалар һәм килгән кунаклар сокланып карадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте, дип хәбәр итәләр тәрбиячеләр Ф. Нургалиева, Г. Закирова, Р. Кадирова.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев