27, 28 март көннәрендә район мәгариф идарәсе планы нигезендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Беләбез, булдырабыз, өйрәтәбез” дип исемләнгән мастер-класслар конкурсы булып узды.
Конкурста район мәктәпләреннән 25 башлангыч сыйныф укытучылары катнашты. Мастер-класслар дәресләрдә куллану өчен төрле эш алымнарына, методларга өйрәтү буенча да, кул эшләренә өйрәтү буенча да булды. Укытучылар мастер-классларга ныклы әзерлек белән килгәннәр, үз эш тәҗрибәләре белән бик теләп уртаклаштылар. Укытучылар алга таба үз эшләрендә куллану өчен күп кенә өстәмә материал алып кайтып киттеләр.
Эльмира Гарипова
Нет комментариев