Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучыларга 2 миллион сум түләнәчәк. Әмма бөтенесенә дә түгел

Донбасс һәм Новороссия төбәкләренә эшләргә күченгән педагоглар өчен «Земский учитель» программасы буенча бер тапкыр түләнә торган түләү күләме 2 миллион сумга кадәр арттырылган.

Россия хөкүмәтенең тиешле карары хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган, дип яза Шәһри Казан.

Документта, 2 миллион сум күләмендә түләү Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында, шулай ук Запорожск һәм Херсонск өлкәләрендә халкы 50 меңгә кадәр булган шәһәрләр, авыл торак пунктлары, эшчеләр поселоклары, шәһәр тибындагы поселокларга эшкә урнашкан укытучыларга биреләчәк, дип күрсәтелгән.

Шундый ук түләү Ерак Көнчыгыш федераль округына керүче регионнар өчен дә каралган. Россиянең башка субъектларында компенсация суммасы 1 миллион сум тәшкил итә. Карар 2025 елның 1 гыйнварыннан башлана.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә 1 гыйнвардан табиблар, укытучылар һәм бюджет өлкәсендәге башка хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары 13,2 процентка артачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы