Уңыш - мул, фантазия - бай (+фото)
Мәгариф

Уңыш - мул, фантазия - бай (+фото)

Бу көннәрдә бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасында чын көзге сихрилек хөкем сөрә.

Уртанчылар һәм зурлар төркеме тәрбиячеләре Марина Михайловна һәм Әлфия Рашитовна көзге муллыкка эшләнмәләр ясарга старт биргән көннән әти-әниләр бик матур композицияләр ясап, бакчага алып килә башлады. Алар балаларның киенү-чишенү бүлмәсендәге шкафлар өстенә тупланып бара.

Биредәге матурлыктан күзләр йөгерешә, фантазиясе бай әти-әниләребез балалар ярдәме белән нинди генә әйберләр уйлап тапмаган. Ни кызганыч, озак сакланмый гына әлеге гүзәллек, алай да аларны фотолар чагылдыра. Ә башка бакчаларда бу юнәлештә эшләр ничек бара?


көзге муллык

Нет комментариев