Асия апаның 95 яшьтә дә күңеле көр (+фото)
Мәрхәмәтлелек

Асия апаның 95 яшьтә дә күңеле көр (+фото)

Авыр сугыш еллары кичергән, 24 ел буе ферма мөдире булып эшләгән, данлы хезмәт юлы үткән Асия апа Һадиева әле бүген дә ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар.

18 июнь көнне Пыжмара авылында гомер итүче Асия Һади кызы Һадиеваны олы юбилее – 95 яшьлеге белән тәбрикләп, Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырырга килгән бертөркем җитәкчеләр юбилярның көр күңелле, ачык зиһенле булуына соклануларын белдерделәр.

Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов район башлыгы Рамил Нотфуллинның котлавын һәм бүләген тапшырып, Асия апага сәламәтлек, бәрәкәтле гомер теләде. Җирле җитәкчеләр дә үзләренең ихлас теләкләрен җиткерде.

Авыр сугыш еллары кичергән, 24 ел буе ферма мөдире булып эшләгән, данлы хезмәт юлы үткән Асия апа Һадиева әле бүген дә ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып, авыл хуҗалыгы җәмгыятенең, бигрәк тә, фермаларның эшчәнлеге белән кызыксынып тора. Ветеран хәзерге көнгә шөкер итеп, улы Миннехаҗи белән гомер итә.


өлкән юбилярлар

Нет комментариев