Нормабашлылар, рәхмәт сезгә!
Мәрхәмәтлелек

Нормабашлылар, рәхмәт сезгә!

Янгыннан авылдашлар гына коткарып калды

24 март көнне күрше хуҗалыгыбызда янгын чыгып, ялкын йортларын камап алды. Әлеге минутларда без өйдә түгел идек, ләкин Нормабаш авылы халкы бик каты хуҗалыгыбызны саклаган. Бары алар ярдәме белән генә без янгын корбаннары булмый калдык. Шундый бердәмлек күрсәтеп, игелекле гамәл кылганнары өчен барлык авылдашларга олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әлеге изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтса иде.

Фирая һәм Альберт Гыйльметдиновлар

Район янгын сүндерү бүлегеннән алынган фото


Нет комментариев