Әлфия Гайфетдиновна 90 ел элек Кариле авылында дөньяга аваз сала. Балачактан эш белән үрелеп барган тормышы гомере буе да шулай дәвам итә аның.
1 июль көнне 90 яшен тутырган Әлфия әбине юбилее белән котлап, Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова, Балтачның 27нче номерлы даруханә мөдире Гөлфия Садыйковалар килгән иде. Алар юбилярга изге теләкләрен җиткереп, РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Юбиляр үзен зурлап хөрмәтләгән һәркемгә исәнлек-саулык һәм озын гомерләр теләде.


Нет комментариев