Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Шуның кадәр эшкә ничек чыдадык микән...» (+фоторепортаж)

Әниебез әле дә җылы оекбашлар бәйли, мич ризыклары пешерә, йорт токмачы кисә, өендә матур гөлләр үстерә, җәен ишек алды шау чәчәктә утыра

Әнием 1948 елда ишле балалы (10 бала) Нәзирә һәм Мөбәрәк Зариповлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә .Үзеннән сон туган балаларны карау, өй эшләре барысы аның җилкәсендә була, чөнки ул заманда бала тапканнан соң декрет ялында утыру булмаган, әбием колхоз эшендә булган. 8 класс укыганнан соң, әнием фермада эшли башлый. Башта сарыклар караса, аннан сыерлар сава. Ерак фермада сыер сауган вакытларын сагынып, моңсуланып, "Шуның кадәр эшкә ничек чыдадык микән, чыдаса да чыдый икән адәм баласы" дип искә ала ул.

1968 елда Нөнәгәр егете әтием Мөдәрис белән гаилә коралар. 4 кызга тормыш бүләк иткәннәр. Һәрберебез тормышта үз юлыбызны таптык, мөстәкыйльлеккә өйрәтеп үстергәннәре өчен мең рәхмәт.

Әниебезнең терлекчелектә 39 ел стажы бар. 2003 елдан ул лаеклы ялда. Әтием белән 51 ел тигез тормыш иттеләр. Кызганычка каршы, 2 ел элек әтиебез бакыйлыкка күчте. Хәзерге вакытта әниебез ялгыз яши. Көн саен, кайвакыт көнгә икешәр тапкыр хәлен белеп, булышып торабыз. Булышып торабыз димәктән, ул үзе дә бик тырыш, үзе безгә булыша әле: җылы оекбашлар бәйли, мич ризыклары пешерә, йорт токмачы кисә. Өендә матур гөлләр үстерә, җәен ишек алды шау чәчәктә утыра. Кыскасы эшсез тора алмый ул. Әниебезнең таза, бәхетле картлык кичерүе безнең өчен бик зур бәхет. Әниле тормышны һәр мизгеленең кадерен белеп, киләчәктә үкенмәслек итеп, аны кадер-хөрмәттә яшәтергә тырышабыз. Хәзерге вакытта әниебезнен 10 оныгы, 4 оныкчыгы бар.

Раушания Гайнуллина,

Ор авылы.

Фотолар гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев