Яңгул авылында яшәүче Нәзифә Зәки кызы Гаптелбариева бүген үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узды.
Нәзифә апа Яңгул авылында туып-үсеп, шунда белем алып, сарык фермасында хезмәт юлын башлап җибәрә, аннан соң төрле эшләр дә башкара. 1964 елда Яңгул хастаханәсенә пешекче булып эшкә керә һәм 1988 елда лаеклы ялга чыга.
- Шуннан бирле ял итәм инде мин, - дип елмая юбиляр.
Юбилярның бүгенге көндәге төп куанычлары – ул балалары. Ә иң рәхмәтле кешесе – ул килене Фирдәүсә. Ни өчен киленен безнең бәхеткә килгән кеше ул дип атаганын газетабызның алдагы саныннан укып белерсез.
Нет комментариев