Алмагачлар чәчәк аткан майның унбишләрендә...
Иске Көшкәт авылында яшәүче Туктарова Зоя Трофимовнага бүген 90 яшь тулды.
Үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтүче Зоя апаның гомер юлы туган авылы, туган колхозы белән бәйле. "Яңа тормыш" фермасында сыер сауган, терлекләр үрчеткән ул. Иптәше белән дүрт бала үстергәннәр.
Бүгенге көндә килене һәм улы гаиләсендә бәхетле гомер кичерә.
Нет комментариев