Балтач бистәсендә гомер итүче зәмзәмия Гайфетдинова 90 яшьлек юбилеен каршы алды.
Гомере буе орлыкчылык идарәсендә эшләгән Зәмзәмия апа Габдрахман абый белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. 63 ел парлы гомер кичерәләр. Юбиляр бүгенге көндә ике улы, ике кызы, 9 оныгы һәм 7 оныкчыгы өчен бик кадерле кеше. Зәмзәмия апа төп йортта улы Габделхәй һәм килене Сәрия белән бәхетле һәм мул картлыгына куанып гомер кичерә.

Фото: автор
Нет комментариев