Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәребез

Фёкла Халтуринага 100 яшь тулды

Безнең районда хәзер йөзьяшәр әбиләр өчәү — Түнтәрдән Нина (Әминә) Зарипова, Чепьядан Серафима Михеева һәм дә Кургем авылыннан Фёкла Халтурина.

Гасырларны кичеп, ил өстенә килгән сынауларны үтеп, югалтулар кичереп, күпме сабыйны үз балаңдай күреп, бала хәсрәтләрен йөрәгеңә салып йөз яшькә кадәр яшәп кара әле син! Бу бит могҗиза. Әле йөз яшькә җиткәч, олуг юбилее белән котларга район башлыгы үзе килсә, кулларыңны кысып, рәхмәтләр белдереп, аркаңнан да сөйсә, Рәсәй башлыгының котлау хатын да алсаң, куйган хезмәтеңне олылап башка җитәкчеләр дә җыелса, балаларың, оныкларың яныңда булса, бертуганың сине кочып кына торса, йөзьяшәр әби әйтмешли, — «Болай булгач, яшисе генә килеп тора».

1924 елның 3 июлендә Кургем авылында дөньяга килгән Фекла Владимировна оптимистик карашы, күңел көрлеген югалтмавы, яңа көнгә ышаныч, киләчәккә өмете белән әнә шулай йөзьяшәр әбигә әверелде дә куйды. 

Укытучылар династиясеннән ул. Мәктәпне тәмамлауга ук, туган авылы мәктәбендә — Кургемда балалар укыта башлый, ул чорда кем яхшы укыган, шуны укып бетерүгә укытучы итеп куйганнар. 1941 елның 18 июне була бу. 17 яшьлек кыз Бөек Ватан сугышы елларында күп балага белем бирә, сугыш ятимнәрен кочагына сыендыра. Ирен Урта Көшкәт авыл мәктәбенә директор итеп билгеләгәч, Фекла Владимировна шул мәктәптә укыта башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы хезмәтенә тугры кала. Балалары да әти-әниләре эзеннән китә. Улы һәм кызы, өч онык һәм өч оныкчыгы юбилеен нурга күмде. Дусты Зоя түтәй дә янында, аның белән бергәләшеп, чөкердәшеп чәй эчтеләр, кайнар бәлеш тә ашап алдылар, бертуган энесе Фекла апаны кочагыннан да чыгармый, апам дип кенә тора. Йөзьяшәр әбинең юбилеенда матур мизгелләр күп булды, килгән котлауларны да әби ипләп кенә укып чыкты, — күзлексез укый, сөбханаллаһ, район башлыгының визитына аеруча да куанды әбекәй. Зоя түтәй белән матур итеп көлешеп, кунакларны озатып калгачтын, Фекла Владимировна авыл җирлеге башлыгын янына чакырды да, пышылдап кына, «йөздән артык яшәп булмас, мине киткәндә дә шушылай итеп озатып калырсыз», диде. 

Рәхмәт сезгә, гасырлар буе зиһен туплаган әбекәй, ул сүзне бит сез кунаклар алдында да әйтә ала идегез, кәефләрен төшермим дип елмаюыгызны җуймадыгыз. Рәхмәт кызыгыз Натальяга, сезнең янда яшәп, сезне кадерләп тәрбияләгәне өчен, улыгызга да зур рәхмәт, кадер-хөрмәт булмаса, озын гомерле булып булмыйдыр ул. Ә инде вакытсыз вафат булган улыгыз һәм кызыгызны искә алуыбыз (Фекла апа дүрт балага гомер бирә) мәрхүм һәм мәрхүмәнең рух шәрифләренә изге дога булып барып ирешсен, рухларын шат кылсын.

Тормышлар мул, яшәүләр рәхәт. Бары тик илләргә тынычлык кына кирәк. Тынычлыкларга ирешеп, һәрбарчабызга да Нина, Серафима, Фекла әбекәйләр кебек камил акыл белән, озын гомерле булып яшәүләр насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йөзьяшәр әби Фёкла Халтурина