Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәребез

Истәлекле юбилей

Карадуган авылында туып, Арча районы Мирҗәм авылы егете Газыймҗанга тормышка чыгып, соңрак гаиләләре белән Балтачка күченеп кайтып, биредә матур гомер юлы үткән Сания апа төгәллеге, гаделлеге, һәрчак дөреслек яклы булып яшәве белән сокландыра.

Яңа елга аяк баскан көннәрдә Сания Шакирҗанова үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды. Әлеге юбилее аеруча истә кала торган булды аның. Аны иң беренчеләрдән булып эшлекле сәфәре белән районыбызга килгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзәк мәчеттә узган җыелышта күркәм гомер бәйрәме белән тәбрикләп, истәлек бүләге тапшырды. Соңрак исә район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов юбилярның өендә булып, ихлас котлауларын ирештерде. Әлеге тәбрикләүләргә балалар, оныкларның да җылы сүзләре өстәлде, туган көн мул табыннар артында дәвам итте.

Сания Шәрәфи кызы Карадуган авылында дөньяга килә. Аңа ун яшь вакытта сугыш башлана. Кечкенә булса да, Сания зурлар белән беррәттән урагын да ура, ындыр да суга.

– Бер елны 20 сантиметр кар яугач, әни белән бәрәңге казыган чор аеруча истә калган. Әни каера, мин чүплим. Шул елны бәрәңгебез череп бетте. Аннан каты күмәч пешереп ашадык, – дип сөйли Сания апа.

Соңрак ул басуда эшләүчеләргә ашау пешерә, фермада эшли, Нормабаш авылында, Саба, Лаеш районнарында урман кисә.

1956 елда күрше Арча районы Мирҗәм авылы егете Газыймҗанга тормышка чыга.

– Газыймҗаным бик тырыш кеше иде. Ул чакта тормышлар бик начар иде. Тырышып эшләп, тормышларыбызны бераз яхшырта алдык. Бер эштән дә курыкмадык. Балаларыбызны да үзебез шикелле эшчән, намуслы итеп тәрбияли алдык, Аллаһыга шөкер. Бүген алты баламның, унбер оныгым һәм алты оныкчыгымның кадер-хөрмәтендә яшим. Һәрберсе көн саен шалтыратып та, килеп тә хәлемне белеп тора. Рәхмәт аларга. Үзебездән соң акыллы балалар, матур алмаш калдыра алуыбызга Газыймҗаным да сөенеп ятадыр, – дип сөйли юбиляр.

1968 елда Шакирҗановлар гаиләсе Балтачка күченеп килә. Биредә төпләнеп яши башлагач, Сания апа райтопта атлар карый, җыештыручы булып эшли. Оешма ябылганнан соң, район коммуналь хуҗалыгында җыештыручы хезмәтен башкара, итек цехында итек баса. Лаеклы ялга чыккан соң да, 15 ел коммуналь хуҗалыкта җыештыручы булып эшләвен дәвам итә, 2001 елда 70 яшен тутырып эштән туктый.

Гасыр түренә аяк атласа да, тормышка мәхәббәтен, камил акылын, үткен зиһенен югалтмаган юбилярга яшьләр дә көнләшеп карарлык. Күзләр тимәсен берүк! Якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, игелекле картлык кичерүче Сания Шакирҗановага киләчәктә кайгы-хәсрәтсез көннәр, иман байлыгы, ныклы сәламәтлек телибез.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 90 яшьлек олуг юбилей