Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәребез

Күңелләр шатланды

«Балтач сөт-май комбинаты» җәмгыяте үзенең өлкәннәрен комбинат ашханәсенә җыеп кунак итте.

 

«8 октябрь көнне «Балтач сөт-май комбинаты» җәмгыяте үзенең өлкәннәрен комбинат ашханәсенә җыеп кунак итте. Хәләл очрашуга 70кә якын өлкәнебез килде, аңарчы 96 пакет бәйрәм күчтәнәчләре өләшкән идек. Бәйрәмне сәнгать осталары Ильмир Ямалов белән Илсур Шәйдуллин алып бардылар. Ә кереш өлеше вәгазь белән башланды, вәгазьне Курмала авылы имамы Рашит Галиев сөйләде. Комбинат директоры Рәмзил Насыйбуллин өлкәннәргә изге теләкләрен ирештереп, олуг хезмәтләрен бәяләп, рәхмәт белдерде. Заманында баш хисапчы булып эшләгән Бибисара Садыйкова, баш инженер Илдар Фәйзрахманов, мастер Нурҗиһан Мортазина, баш энергетик Расил Шакиров, лаборант Равилә Сабирова, склад мөдире Руфия Мөҗипова, цех башлыгы Рифат Зыятдинов, хисапчы Гөлфәния Әхмәдиева, лаборатория мөдире Гөлчәчәк Гыймадиева, сак хезмәтендә торган Тәлгать Кәлимуллиннар якты хатирәләре белән уртаклашып, бәйрәмнең эчтәлеген тагын да баеттылар, тарихын яңарттылар. Гүзәлия Вәлиева, Тәлгать Кәлимуллин, Зөлфия Нәкыйпова башкаруындагы җырлар күңелләрдә әле бик озак сакланыр. Әюп Мөхәммәдиев белән Гөлнур Газизова чабата биюе белән таң калдырдылар. Күмәк биюләр, җырлар өлкәннәребезне яшьлеккә, эшләгән елларына алып кайтты. Шушындый бәйрәм оештырганга ветераннарыбыз бик куандылар, җитәкчебезгә, оештыручыларга, мул табын әзерләүчеләргә кат-кат рәхмәтләрен әйттеләр. Алардан бигрәк без – әлеге бәйрәмне оештырган комбинат идарәсе хезмәткәрләре икеләтә куандык, беренчедән, остазларыбызның күңелләрен күрә алсак, икенчедән, бүгенге көндә 300гә якын хезмәткәр эшләүче комбинат өчен күпме хәер-фатиха алуга ирештек, никадәр изге теләкләр ишеттек, бер сүз белән әйткәндә, күңелләр куанды», – дип, редакциябез белән элемтәгә керде комбинатның кадрлар бүлеге инспекторы Ләйсән Сөнгатуллина».

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне