Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Хыяллар тормышка ашты — яңа йорт ишеген ачты (+фоторепортаж)

Бүген Балтач бистәсенең И. Юзиев урамында яшәүче ике яшь гаиләдә бик шатлыклы вакыйга булды.

Алар төрле дәүләт программалары ярдәмендә бик күркәм һәм матур йортлы булып, киләчәкләре өчен хәзер тыныч күңел белән яшиләр. Рәзинә һәм Иван Фалалеевлар, Эльвира һәм Рәйхан Хәсәновларны котлап, сөенечләре белән уртаклашырга ТР Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗевлар килгән иде.

Фалалеевлар гаиләсе бирегә күченеп килгәннән бирле йорт җирләрен бизәп, төрледән-төрле кызыклы рәсемнәргә күмү белән мәшгульләр. Әлеге эш белән Рәзинә үзе шөгыльләнә икән. Шушы көннәрдә генә яшь гаиләне тулыландырып, абыйсы Ярославка иптәш булып кызлары Розалина туа. Ире читкә йөреп эшләүгә дә карамастан, Рәзинә барысына да вакыт таба, тырыша. Ә Иванның төп максаты - гаиләсен туендыру, аларны бәхетле итү.

Эльвира һәм Рәйхан Хәсәновлар уллары Аяз белән бирегә әле узган атнада гына күченгән. Аңарчы бистәнең Пионер урамында урнашкан барагында яшәгәннәр.

- Анда кысан да, балага уйнарга мөмкинлек тә юк иде, иркен өйдә балага да рәхәт, үзебез дә сөенеп бетә алмыйбыз, - ди яшь гаилә. Дөрес, монда эшлисе эшләр дә аз түгел, мунча, сарай, капка-койма эшләргә кирәк. Алай да алар бүгенгесенә шөкер итеп, киләчәккә ышанып яшиләр һәм эшлиләр.

Бүген ике гаиләдә кечкенә генә йорт туйлары булды. Анда алар җитәкчеләргә рәхмәтләрен ирештереп, үзләренең теләкләрен дә җиткерә алдылар. Киләчәктә дә мондый программалар эшләр һәм тагын да күбрәк гаиләләр баш очыбызда түбәбез бар бит дип сөенеп яшәр дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев