Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Илдар Халиков Кариле амбулаториясендәге яңарышларны бәяләде (+фоторепортаж)

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кариле табиблар амбулаториясендә булды.

10 авылга, шул исәптән 5100 кешегә хезмәт күрсәтүче әлеге амбулатория Премьер-министр Илдар Халиковны капиталь ремонттан соң булуы белән генә түгел, ә участок табибларының эшчәнлеге ягыннан күбрәк кызыксындырды. Премьер-министр республика программасы нигезендә авыл җирлегенә эшкә кайткан табиб Гөлшат Шәфигуллина белән пациентларга хезмәт күрсәтү мәсьәләсендә озаклап аралашты, йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалаудагы профилактика, тернәкләндерү эшләре белән танышты.

- Йөрәк-кан тамырлары чире буенча операция ясаткан пациентларны даими күзәтү астында тотуны үтенечем үк дип тә белдерер идем, - диде премьер-министр Илдар Халиков әңгәмә вакытында.- Чөнки операциядән соң табиб кушканнарны үтәмәү, тернәкләнү чорын тиешенчә узмау үлем очракларын арттыра. Халыкны шуңа күндерә алсак, сәламәтлек буенча гаять тә күркәм нәтиҗәләргә ирешә алыр идек.

Кариле табиблар амбулаториясе моннан 11 ел элек формалашып, бер системага салынып эшли башлый. Рәсми рәвештә документлаштырып бетергәннән соң, моннан өч ел элек аңа капиталь ремонт кертелә. Шушы еллар дәвамында 6 миллион сумга төшкән ремонт эшләрен төзүче Наил Сафиуллин оешмасы башкарып чыга. Бина бик искергән, тузган иде, хәзер исә бөтенләй үзгә, заманча төсмер алган. Барлыгы 670 мең сумлык медицина җиһазлары да кайтартылган. Бөтен район халкына хезмәт күрсәтүче теш табибларын-фельдшерларын да үз эченә алган амбулаториянең районда абруе зур, сырхау кеше биредәге табиблардан сихәт таба, шәфкать туташлары кулында дәвалана.

- Республика программаларының авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгырту йөзеннән максатчан үтәлеше табибларга тиешле дәрәҗәдә, тиз арада диагноз куярга ярдәм итсә, ә менә пациентлар өчен уңайлы шартларда дәвалану мөмкинлеге бирә, - ди районның баш табибы Газинур Дәүлиев. - Амбулаториянең даими эшчәнлеге район үзәк хастаханәсе тарафыннан күзәтелә, һәрчак уртак максатларда ярдәмләшеп эшлибез.

Ремонт эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылган, беренче каттагы регистратура башка урынга күчерелеп, заманчалаштырылган, гардероб зуайтылган, бәдрәфләр инвалидлар өчен яраклаштырылып эшләнгән, баскычлар ныгытылган, һәрнәрсә яңа, нык.

- Амбулаториянең әһәмияте шушы-тирә авылларда яшәүчеләр өчен аеруча да зур. Якынлыгы, участок табибының һәм педиатрның биредә булуы өстенлекле роль уйный, - диде бик күп пациентлар хөрмәтенә лаек кеше, амбулаториянең участок табибы Альфир Йосыпов. - Чөнки әлеге участок буенча йөрәк һәм кан басымы чиреннән интегүчеләр күп, аннан шикәр авыруы тамыр җәйде, моннан 11 ел элек 8 авылга 36 кешедә шикәр диабиты булса, хәзер ике авылга - Норма белән Карилегә генә дә 60 кешене тәшкил итә. Өченче урында - яман шеш чире, аеруча да ир егетләрнең җенес органнарында яман чир барлыгы ачыклана.

Премьер-министр Илдар Халиковның да визиты нәкъ менә табибларны, аеруча да яшь белгечләрне авыруларны булдырмый калуга, гомерләрне мөмкин кадәр озайтуга, тернәкләндерү чорларын аеруча да игүътибар үзәгендә тотуга юнәлдерелгән. Делегация составында РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибәгатуллин белән ТР Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев та бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250