Ирек Зиннуров халыкны онлайн кабул итәчәк
Рәсми хәбәрләр

Ирек Зиннуров халыкны онлайн кабул итәчәк

РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров 27 март көнне 13.00 сәгатьтә халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк, аларның мөрәҗәгатен тыңлаячак.

Депутат белән теләгән һәркем аралаша алачак. Моның өчен 24 мартка кадәр info@vverh-tatarstan.ru (кайда яшәгәнегезне күрсәтергә онытмагыз!) адресына үзегезнең соравыгызны юлларга кирәк. Сорауларны шулай ук онлайн-режимда бирергә дә була.

Онлайн-трансляция 27 март көнне 13:00 сәгатьтә башлана. Ул «Вверх» (vverh-tatarstan.ru) порталында һәм «Единая Россия»нең төбәк бүлекчәсе сайтында (tatarstan.er.ru) алып барыла.

250

Нет комментариев