Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Реклама

Тәнгә сихәт, җанга шифалы медицина үзәге

Райондашларыбыз соңгы елларда үз сәламәтлекләрен бик кайгырта башлады. Моның өчен Казанга йөрү дә мәҗбүри түгел хәзер, районыбызда да бик уңайлы медицина үзәге бар. Аны күпләргә таныш табибә Рәзинә Яумеева Салих Сәйдәшев урамы 7 йорт адресы буенча ачып җибәрде.

– Без соңгы елларда халыкның нинди авырулардан күбрәк интегүен исәпкә алып, әлеге юнәлешләрдә районда һәм республикада билгеле табиблар белән эшләүне җайга салдык, – ди үзәкнең баш табибы.

Биредә чыннан да сабыйдан алып, өлкәннәргә кадәр үзләренә кирәкле ярдәмне күрә ала. Әйтик, бөтен төр анализлар, ЭКГ, ФГДС, УЗИ, хирург, дерматовенеролог, офтальмолог, ЛОР, эндокринолог, маммолог, онколог, гинеколог, косметик хезмәтләр (колак тиштерү, битне чистарту һ.б.) күрсәтелә, шулай ук сөял (бородавка), папиллома һәм тиредә яңа барлыкка килгән зарарсыз шешләрне алдырып була.

Шуны да искәртеп үтик, бирегә офтальмологлар данлыклы Шәмәрдән клиникасыннан киләләр. Хирург, травматолог, терапевтлар көн дә пациентларны кабул итә, ЛОР һәм башка табиблар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә генә эшли. Шулай ук 27 гыйнвар көнне үзәктә эчке органнарга УЗИ үткәреп, эндокринологка да күренеп булачак.

Иркен коридорлар, зәвыкъ белән эшләнгән бүлмәләр, тиз һәм профессиональ хезмәт күрсәтү әлеге үзәкнең зур плюсе булып тора һәм һәрдаим үзенә тарта. Әлеге үзәкнең тагын бер бик уңайлы ягы бар, биредә һәрбер шимбәдә күп төрле медосмотрлар үтеп була. Бер җиргә барып анализ биреп, икенче җиргә барып табибка кереп тилмерәсе дә юк, барысы бер урында. Кайчандыр махсус Казанда гына биреп булган анализларның бүгенге көндә биредә алынуы һәм кыска вакыт эчендә әзер булуын да уңайлы таба райондашлар. Әзер анализларны үзәккә килеп йөрми интернеттагы махсус сайттан гына да алып була, ераграк авылларныкы конвертка салынып “Шифа” даруханәсе урнашкан авылларга да җибәрелә.

Эш сәгатьләре дә бик уңайлы, биредә көн саен иртәнге 7 тулып 30 минуттан пациентларны кабул итә башлыйлар, эш сәгате кичке 5тә төгәлләнергә тиеш булса да, соңгы кешегә кадәр хезмәт күрсәтүләрен дәвам итәләр. Үзеңне кызыксындырган сорауларны, анализларга ничек әзерләнергә кирәклеген 2-40-00 һәм 89196266199 телефон номерлары аша белеп була.

Үзәкнең халыкка игелекле гамәлләр күрсәтә башлавына да бер ел булган инде. Бер яшьлек туган көннәре уңаеннан биредә бүләкләр дә каралган. Мәсәлән, 27 гыйнвар көнне кандагы шикәрне тикшертү анализы бушка эшләнеләчәк.

Балтачтагы үзәк бер яшьлеген бәйрәм иткән көннәрдә тагын бер шатлыклы вакыйга күздә тотыла. Тиздән Казанда да нәкъ шушындый үзәк Галия Кайбицкая урамында үз ишекләрен ачачак.

Килегез, күрегез, шифасын күреп, сөенегез!

Лиц. ЛО-16-01-006280 (28.09.2017 ел)

Зыянлы булмасын өчен алдан табиб белән киңәшләшү сорала.

 

Реклама хокукларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шифа