Әлегә QR-кодлар коронавирус кичергән яисә вакцина ясатканнарга гына бирелә.
21 нче февральдән Рәсәйдә коронавируска антитәнчекләре югары булган кешеләргә QR-кодлар бирелә башлаячак. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы шуны шәрехли, дип хәбәр итә РИА Новости.
«21 февральдән QR-кодны антитәнчекләргә тест нәтиҗәләре буенча алырга мөмкин булачак — РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы», — диелә агентлык хәбәрендә.
Әлегә QR-кодлар коронавирус кичергән яисә вакцина ясаткан россиялеләргә генә бирелә.
Фото: pixabay.com/ru
Нет комментариев