Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әфлисунның кабыгын ашарга киңәш ителә

Әфлисунның кабыгында ялкынсынуга һәм хәтта яман шешкә каршы үзлекләргә ия булган витаминнар, антиоксидантлар һәм файдалы матдәләр күп.

Бу "букет" арасында тикшеренүчеләрне бигрәк тә FP метаболиты кызыксындырган. Элегрәк аны грейпфрутның яфракларында һәм согында тапкан булганнар. Ул кайбер әфлисунның йомшагында да бар, ләкин барыннан да бигрәк – аның кабыгында, дип яза Шәһри Казан.

Әмма организмга, йөрәк-кан тамырлары системасына ничек тәэсир иткәнен фән белми диярлек. Моны галимнәрнең халыкара командасы ачыкларга булган. Шулай итеп, алар эксперимент барышында алты атна буе тычканнарга әфлисун кабыгы экстрактын ашатканнар.

Нәтиҗәсе нинди дисезме? Кимерүчеләр канында организмда ялкынсыну, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авырулары булу турында сигнал бирә торган биомаркерлар саны шактый кимегән булып чыккан.

Дөрес, әлегә әфлисун кабыгының кешеләргә тәэсире тычканнарныкы кебекме икәнлеге билгеле түгел. Шуңа күрә тикшеренүләр дәвам итәчәк. Хәер, сәламәтлек фанатларына әфлисун кабыгын хәзер үк куллана башларга берни дә комачауламый.

erid: 2VtzqumtM4F

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B