Авыру балалар, аларның ничек итеп язмыш сынаулары белән көрәшүләре хакында сайтыбызда да, газетабызда да еш язабыз. Әле алай гына да түгел, аларның язмышларын даими яктыртып барабыз, чөнки араларында яхшы якка үзгәреш алганнары да, ә кайчагында тагын да начарланып, кабат матди ярдәм кирәк булганнары да була. Максатыбыз зур сынау алдында калган...
Пыжмара авылында яшәүче
Алинә Бариева хакында язма дөнья күргәч, бик күп мәрхәмәтле кешеләр әлеге гаиләгә килгән олы газапларны үз йөрәге аша уздырып, матди ярдәм итәргә ашыкты. Рәхмәт аларга, кеше кайгысына битараф булмаганнары өчен чын күңелдән рәхмәт.
Хәтерләсәгез, сау-сәламәт булып дөньяга аваз салган Алинә 11 яшенә җиткәч, кисәк кенә авырый башлый. Табиблар алма бөртеге кебек кызга дүртенче стадия ак кан (лейкоз) авыруы дигән диагноз куя. Казан балалар республика хастаханәсендә төрле дәвалану курслары узу, инсульт кичерүләр, газаплы авырулар, комада ятулар артта калып Алинәнең хәле бераз уңайлангач, кызны өенә кайтаралар. Алинә өйдә торып кына укуын дәвам итә, иптәшләре һәм классташлары даими кунакка әверелә. Район үзәк хастаханәсендә ай саен анализлар биреп, Казанда авыруларны бераз җиңеләйтер өчен химиотерапия ала Алинә. Әмма август аенда тапшырган анализлары начар булу сәбәпле, чираттагы химиотерапияне кабул итә алмый, шулай итеп берничә ай үтә. Казан табиблары чакыруы буенча Бариевлар кабат юлга кузгала.
- Казанга декабрьдә киткән идек, шул китүдән кайтмадык. Дәвалар ала торгач, анализлар яхшыра төште. Шуннан соң көчле химиотерапия билгеләделәр. Инде икене алдык. Табиблар операция кирәк, ди, - "Трансплантация костного мозга". Шушы көннәрдә Мәскәүдә булып профессордан консультация алып кайттык. Инде донор табасы калды, - ди әнисе Гөлчәчәк.
Алинәгә донорны иң элек якыннары арасыннан эзли башлаганнар. Бүгенге көндә кызның әтисе Зөфәрне тикшерәләр. Әле монысы башлангычы гына, әти кешене сәламәтлек буенча тикшерәләр, анализларның бер-берсе генә дә 1-7 мең сум тора. Бу процедураларны үтеп бетергәч, донорга яраклымы-юкмы икәнен билгеләячәкләр, монысы 140 мең сумга төшә, ди.
Язмыш бер сынаган кешесен сыный, дибез. Нигә шулай соң ул? Әле яшәргә дә өлгермәгән бер гөнаһсыз сабыйның ни гаебе бар, нигә ул газапларга дучар ителә? Сорауларга җавап табу авыр. Адәм баласын бары өмет яшәтә. Гөлчәчәк белән Зөфәр дә газизләренең шат елмаеп, башка балалар кебек үк шаярып уйнаганын, бәхеттән балкыган йөзләрен күрәсе килә. Насыйп итсен берүк Ходай.
Әлеге мизгелләрне якынайту өчен сез дә үз өлешегезне кертә аласыз, хөрмәтле райондашлар. Чарасызлыктан кая барып бәрелергә белмәгән ата-ананың хәленә кереп ярдәм кулыбызны сузыйк, онытмыйк бу очракта 50, 100 сум да зур роль уйный. Тамчыдан күл җыела, ди халык. Бариевларның бәхетле киләчәккә булган ак өметләрен бергәләп аклыйк.
Алинәгә ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:
Получатель: БАРИЕВ ЗУФАР ФАРУКОВИЧ
Счет получателя: 40817810562000826096
Банк получателя ОТДЕЛЕНИЕ №8610 СБЕРБАНКА РОССИИ Г. КАЗАНЬ
БИК банка получателя 049205603
Кор.счет 30101810600000000603
НОМЕР КАРТЫ: 4276 8801 7703 1923 (сбербанк)
Нет комментариев