Бушлай медицина ярдәме: нәрсәләр үзгәрәчәк?
Сәламәтлек

Бушлай медицина ярдәме: нәрсәләр үзгәрәчәк?

Россиядә 2025-2027 елларга бушлай медицина ярдәме программасын расладылар.

Төп үзгәрешләр: 

  • ОМС кысаларында программаны финанслау 500 миллиард сумнан артыкка, яки 16,5 процентка арткан; 
  • демобилизацияләнгән махсус хәрби операция катнашучыларына медицина ярдәме күрсәтү буенча аерым бүлек өстәлгән — алар югары технологияле медицина ярдәме һәм реабилитация чараларын, санаторий-курорт дәвалануын, киңәйтелгән диспансеризацияне өстенлекле узу хокукына ия булачак; 
  • стационарда дәваланган пациентларның эпикризлары яшәү урыны буенча поликлиникага тапшырылачак; 
  • шифаханә-курорт дәвалануын аерым бүлек итеп чыгарганнар — «Һәркем өчен сәламәтлек» яңа федераль проекты кысаларында һәр россияле авырулар үсеше куркынычы факторларын ачыклау буенча тикшерү узарга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча киңәшләр алырга хокуклы булачак; 
  • авыр һәм тормыш өчен куркыныч янаган авырулардан интегүчеләргә Россиядә теркәлмәгән дару препаратларын билгеләү тәртибе актуальләштерелгән; 
  • онкология белән авыручы пациентлар өчен шешкә каршы дару терапиясенең аерым схемаларын билгеләү өчен молекуляр-генетик һәм иммуногистохимик тикшеренүләр үткәрү мәҗбүри булачак; 
  • ерак һәм барып җитү авыр булган торак пунктларда яшәүчеләр өчен өйдә стационарлар оештыру мөмкинлеге барлыкка килгән.

Шәһри Казан  

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев