Хастаханәдә ремонт ясарга республика тарафыннан 40 миллион сум акча бүлеп бирелде
Быел Югары Ушма һәм Шубан авыллары халкы да яңа фельдшер-акушерлык пунктлы булачак. Ә Чапшар, Карадуган, Шода, Кече Лызи фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонт ясалачак.
Шулай ук хастаханәдә ремонт ясарга республика тарафыннан 40 миллион сум акча бүлеп бирелде. Әлеге акчаларга хозблокның тышы һәм эче ремонтланачак, анда яңа җиһазлар алыначак, хирургия бүлегенең тәрәзәләре алыштырылачак.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев