Фазлыева: QR-код антитәнчекләре булган һәм прививка ярамаган татарстанлыларга бирелми
Сәламәтлек

Фазлыева: QR-код антитәнчекләре булган һәм прививка ярамаган татарстанлыларга бирелми

«Вакцинация ярамаган кешеләргә җәмәгать урыннарына барудан тыелып торырга кирәк», — диде вице-премьер.

Коронавируска антитәнчекләре күп булган һәм вакцинация ярамаган татарстанлыларга QR-код бирелми.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева брифингта шул хакта ачыклык кертте. «Антитәнчекләре күп буган кешеләргә дәүләт хезмәтләре порталында сертификат каралмаган», — диде.

Ниндидер сәбәпләр аркасында прививка ясатырга ярамаган кешеләр дәүләт хезмәтләре порталында QR-код ала алмаячак.

«Вакцинация ярамаган кешеләргә җәмәгать урыннарына барудан тыелып торырга кирәк», — диде Ләйлә Фазлыева. Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, андый кешеләр эш урыннарында кала ала, тик профилактика чаралары бик катгый үтәлергә тиеш.

Чыганак: ТИ


QR-код

Нет комментариев