Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

«ИҢ БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА — КЕШЕ ГОМЕРЕН САКЛАП КАЛУ»

РАЙОННЫҢ СӘЛАМӘТЛЕК САГЫНДА ТОРУЧЫЛАР

Район үзәк хастаханәсе соңгы елларда материаль-база өлешен генә тулыландырып, төзелешләр башкарып, яңарту-үзгәрешләр булдырып, заманча таләпләргә нигезләнгән яңалыклар гына кертеп калмады, кадрлар юнәлешендә дә үзгәрешләр булды, яшь табиблар да кайтты. Шуңа күрә быел газета укучыларыбызны хастаханәнең эшчәнлеге, биредә эшләүче хезмәт ияләре белән якыннан таныштыруны кирәкле шәйдер дип таптык.

Бүгенге санда сезнең игътибарыгызга хастаханә җитәкчелеген тәкъдим итәбез.
Баш табиб Рамил Сәфәровның Балтач районы үзәк хастаханәсен җитәкли башлавына 2 февраль көнне 1 ел була. Алабуга үзәк хастаханәсенең баш табибы булып эшләү дәверендә үк ныклы тәҗрибә туплаган Рамил Рәфхәтович балтачлыларның сәламәтлеген кайгыртуны үзендә зур җаваплылык тоеп дәвам итте. Җитәкчелек эшчәнлегеннән тыш, баш табиб травматолог буларак та халыкка хезмәт күрсәтә. Тормыш иптәше Изольда Җәүдәтовна да биредә, ул үзәк хастаханәнең функциональ диагностика табибәсе. 

Гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган Рамил Сәфәров табиблар династиясеннән, әти-әнисе кешеләрне дәвалаган, кыз һәм ир туганнары шулай ук медицина тармагын сайлаганнар. Рамил Сәфәров 1985-89 елларда Оренбург өлкәсенең Бузулук медицина училищесында белем ала, аны Кызыл дипломга тәмамлый, Оренбург медицина академиясенең дәвалау факультетына укырга керә. Укуын тәмамлагач, Казан дәүләт медицина университетында травматология һәм ортопедия буенча максатчан интернатура үтә. 36 ел хезмәт тәҗрибәсенә ия Рамил Сәфәров студент елларында ук эшли башлый, ашыгыч ярдәм бүлегендә фельдшер хезмәте күрсәтә. Интернатурадан соң Казанда республика клиник хастаханәсендә табиб-комбустиолог (пешү очраклары булганда дәвалаучы), аннан соң ортопед-травматолог булып эшкә урнаша, күренекле табиблар белән эшләү, алардан әлеге җаваплы өлкәнең нечкәлекләренә өйрәнеп калу бәхете насыйп була. 2008-2019 еллларда Рамил Сәфәров Алабуга хастаханәсендә табиб-травматолог; 2020 елда аны баш табиб итеп билгелиләр. Шушы еллар эчендә ул бик күп операцияләр ясый, пациентларның гомерен беренче урынга куеп эш итә. «Үземнең дә, бөтен коллективның да бурычы, иң беренче чиратта, кеше гомерен саклап калу», ди беренче карашка ук үтә дә җитди күренгән, әмма гадел җитәкче. Район халкына диспансеризация, хезмәт коллективларына медицина күзәтчелеге үткәрүне бүгенге көннең төп таләпләре дип атый табиб. Озак еллар намуслы хезмәте һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә керткән зур казанышлары өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Чаңгы ярышлары буенча спорт мастерлыгына кандидат, волейболчы Рамил Рәфхәтович спортны үз итә, район халкын да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыра. Сәфәровларның ике уллары да табиблар династиясен дәвам итәләр.

(Тулырак, баш табибның урынбасарлары турында «Хезмәт» газетасы битендә, 2 номер).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзәк хастаханә