Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Кайнар линия 3-14 октябрьдә эшләячәк

Ведомство хезмәткәрләре саклык битлекләрен куллану кагыйдәләре һәм йогышлы авыруларны профилактикалауның башка чаралары турында сөйләячәкләр.

Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе белгечләре республика халкына грипп һәм ОРВИ профилактикасы мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр. Кайнар линия 3-14  октябрьдә эшләячәк.

Мәсәлән, татарстанлылар прививканы кайда ясатырга, вакцинациягә ничек әзерләнергә һәм балаларны салкын тиюдән ничек сакларга кирәклеге турында белә алачаклар. Шулай ук ведомство хезмәткәрләре саклык битлекләрен куллану кагыйдәләре һәм йогышлы авыруларны профилактикалауның башка чаралары турында сөйләячәкләр.

Кызыксындырган сорауны +7(843)238-52-11 һәм +7(843)238-96-84 телефоннары буенча бирергә мөмкин. Шалтыратулар эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев