Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Казан медицина университеты тулай торагын 250 миллион сумга төзекләндерәчәкләр

Керү урынында аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен пандус урнаштырачаклар

Казанда Казан дәүләт медицина университетының Пионер урамы, 14 адресы буенча урнашкан 4нче тулай торагына капиталь ремонт ясау тендеры игълан ителде. Заказ бирүче булып университет үзе тора, эшләрнең бәясе 250 миллион сум тәшкил итә. Подрядчы ремонтны 2027 елның 30 августына кадәр төгәлләргә тиеш.

Төзүчеләргә тәрәзәләрне һәм металл ишекләрне, шул исәптән янгынга каршы ишекләрне алыштырырга, санузелларны тәртипкә китерергә, антисептик эшкәртелгән баскыч шакмакларын ремонтларга, түшәмнәрне һәм идәннәрне яңартырга кирәк булачак.

Бинаның фасады ремонтланачак һәм җылытылачак, түбәсе ябылачак, чорма да җылытылачак. Моннан тыш, керү урынында аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен пандус урнаштырачаклар.

Новости Татарстан-ТатарстанДа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев