Коронавирус корбаннары арасында 1988 нче елгы ир дә бар...
Узган түәлектә Татарстанда коронавирус корбаннары 6 га җиткән.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең 6 очрагы расланган: 1937 елда туган хатын-кыз, 1933, 1938, 1955, 1960 һәм 1988 елда туган биш ир-ат.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнарының һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
2021 нче елнвң 3 нче октябренә республикада коронавирустан 757 очрак теркәлгән.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Нет комментариев