Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кура җиләге ярдәмгә килә...

Салкын тигәндә аның шифасын күрә беләсезме?

Салкын көннәр башлану белән авыручылар артты. Кемдер вирус эләктереп, кемнәрдер салкын тидереп, томаулап, ютәлләп җәфалана. Әлбәттә, дарусыз терелүе җиңел түгел. Табиб билгеләгән дарулар янында үзебезнең бакчада үскән җиләк-җимешләр дә булса, файдасы шундук сизеләчәк. Шуңа күрә хәстәрле хуҗабикәләр җиләк-җимешне киптерәдә, кагын да коя, туңдыргычта да саклый.

Салкын тигәндә киптерелгән кура җиләгеннән дә шифалырак җимеш юктыр, мөгаен. Аның составында глюкоза, фруктоза, органик кислоталар, пектин, С, D витаминнары бар.

Киптерелгән җимешне, чәй пешергән кебек үк, өстенә кайнар су коеп каплап тоталар. Аны эчкәннән соң, шунда ук җылы итеп төренеп ятарга кирәк. Тир белән бергә организмнан шлаклар да чыга.

Туңдырыгчта кура җиләгенең витаминнары да шул килеш саклана. Салкын көннәрдә кура җиләге яфрагы яки сабагы салынган хуш исле чәй эчү ямьле җәйләрне генә искә төшереп калмый, организмны ныгыта, тәннәрне тазартып җибәрә.

erid: 2VtzqumtM4F

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр

erid: 2Vtzqwfh92B