Укучылар ак халатлы шәфкать ияләре эшчәнлеге белән танышты.
Норма мәктәбе укучылары Кариле амбулаториясендә кунакта булды.
Укучылар ак халатлы шәфкать ияләре эшчәнлеге белән танышты.
Очрашу вакытында балаларга сәламәтлек саклау өлкәсендәге эш үзенчәлекләре, табиб эшенең нечкәлекләре, шәфкать туташларының функциональ бурычлары, урта махсус һәм югары белем алу мөмкинлекләре, район хастаханәсенә эшкә урнашу перспективалары турында сөйләделәр.
Нет комментариев