Районның хөрмәтле табибы
Җиң сызганып эшлиләр
Низамиев Камил Вәкилевич — 1986 елдан бирле психиатр-невропатолог булып эшли. Үз эшен камил белүче табиб инде күпме райондашыбызга ярдәм итте, әле дә булса пациентларын авыр тойгылардан арындырып, кабаттан тормышка кайтару өчен җиң сызганып эшли.
Белемен даими арттырып тора, ныклы тәҗрибәсе диагнозлар куйганда — алыштыргысыз ярдәмче. Кырык еллап булган хезмәт тәҗрибәсе табибка дан-шөһрәт, район халкының ихлас хөрмәтен алып килде. Укытучылар династиясен янәдән изге һөнәргә алыштырган Камил Вәкилевичның кызы белән улы да әтиләре юлын сайлап, бүгенге көндә сәламәтлек сагында игелекле хезмәт юлы үтәләр.
Камил Вәкилевичның шәфкать туташы — 2000 елдан башлап Эльмира Инсур кызы Сибәгатуллина. Четерекле, үзенчәлекле диагнозлы пациентлар белән эшләгәндә Эльмирага үтә дә сабыр булырга туры килә, көн дими, төн дими (чөнки бу чирнең тәүлекнең кайсы вакытында калкып чыгасын әйтеп булмый), үз эшен җиренә җиткереп башкарырга әзер ул, үзләре карамагындагы сырхауларны Казанга хастаханәгә кадәр илтеп кую да аның карамагында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев