Республикада медицина хезмәткәрләре арасында үткән "Ак чәчәкләр!" конкурсының быелгысы - унынчысы безнең өчен дә сөенечле булды.
Райондашыбыз, Иске Салавыч авылы егете, медицина фәннәре кандидаты Азат Габделфәрт улы Латыйпов хезмәттәшләре - Республика клиник онкология диспансеры табиблары төркеме белән бергә "Уникаль очрак" номинациясендә лауреат булды. Бу номинациянең әлеге конкурста иң дәрәҗәле, һөнәри осталык, фәнни яңалык, медицинада зур ачышлар белән бәйле булуын исәпкә алсаң, якташыбызның шушы "иң-иң" дигән номинациядә беренче өчлеккә керүе безнең өчен дә зур горурлык. Моңа кадәр дә Азат Габделфәрт улы турында төрле төбәкләрдән, ул дәвалаган пациентлардан җылы хәбәрләр, рәхмәт сүзләре гел ишетелеп тора, редакциябезгә хатлар да килде, балтачлылар арасында да ул икенче гомер бүләк иткән кешеләр шактый. Уңышларың дәвамлы булсын, безне гел шулай сөендереп, сокландырып эшлә, яшә, Азат!
Нет комментариев