Табиб Гонконг гриппының нинди хәтәр белән янавын аңлаткан
Сәламәтлек

Табиб Гонконг гриппының нинди хәтәр белән янавын аңлаткан

Гонконг гриппы тарала

Хәзерге вакытта Россиядә «котырган» Гонконг гриппы башка штаммнарына караганда тизрәк тарала һәм авыррак өзлегүләргә китерергә мөмкин.

Табиб-терапевт Александр Паньковецкий «Лента. ру» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, грипп бигрәк тә үпкә ялкынсынуына китерү куркынычы белән яный.

«Ялкынсынуны турыдан-туры грипп вирусы да, шулай ук, чир аркасында иммунитет какшау сәбәпле, бактерияләр дә китереп чыгарырга мөмкин», — дип билгеләп үткән табиб.

Шулай ук, белгеч сүзләренә караганда, Гонконг гриппының синусит, отит һәм гайморит кебек колак-тамак-борын авыруларына да юл ачуы бар.

Моннан тыш гриппның әлеге штаммы бик сирәк кенә нерв системасына сугарга мөмкин: мондый очракларда энцефалит, менингит кебек чирләр баш калкыта. Шулай ук, табиб әйтүенчә, Гонконг гриппының бөерләргә, йөрәк-кантамырларына, йөрәккә дә бәрүе ихтимал. Белгеч чир ияртүчеләргә үз белдеклеләнеп дәваланмаска, бәлки беренче билгеләре күренүгә үк табибка барырга киңәш иткән.

Тулырак: https://vatantat.ru/news/tabib-gonkong-grippynyn-nindi-xatar-belan-ianavyn-anlatkan-110822

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


грипп

Нет комментариев