Тагын 85 татарстанлы короновирус йоктырган, бездә ничәү дә, күршеләрдә ничәү?
Сәламәтлек

Тагын 85 татарстанлы короновирус йоктырган, бездә ничәү дә, күршеләрдә ничәү?

10нчы майга 1671 ватандашыбыз яңа таҗлы вирус йоктырган, 447 кеше терелгән, 5 кеше вафат булган.

Узган тәүлектә Татарстанда 85 кеше COVID-19 вирусын йоктырган, аларның дүртесе вирусны читтән алып кайткан, 81е авыручылар белән элемтәдә булган. Авыручыларның 38е стационар, ә калган 47се амбулатор рәвештә дәваланалар.

Авыруны иң күп йоктыручылар һаман да 30яшьтән 50 яшькә кадәрге пациентларга туры килә, алар 25 очрак тәшкил итә. 50-60 яшьтәгеләр арасында 19, 60-70 яшьлекләр унсигез, 18-30 - 10, 70-80 яшьлекләр - 7, 80-90 яшьлекләр -5  һәм 18 яшькә кадәргеләр арасында бер очрак теркәлгән.

Яшәү урыннары буенча караганда, коронавирусны Казанда  - 34, Яр Чаллыда 25, Түбән Камада - 11, Алабуга, Биектауда - 2  Арча, Алексеевск, Аксубай, Әлки, Әлмәт,  Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән, Минзәлә, Сарман, Тукай районнарында берәр кеше йоктырган.

Республикада, пандемия башыннан бирле 1671 ватандашыбыз яңа таҗлы вирус йоктырган, 447 кеше терелгән шуның 107се узган тәүлеккә туры килә, 5 кеше вафат булган.

Райондашларыбызны үзизоляция таләпләренә җаваплы карарга чакырабыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


коронавирус

Нет комментариев