Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Татарстанда ел башыннан бирле 260 меңнән артык кеше репродуктив диспансеризация узган

2026 елда Татарстанда бу программага барлык 45 муниципаль берәмлек һәм 78 медицина оешмасы кушылган

Татарстанда репродуктив сәламәтлек диспансеризациясе программасын 260 934 кеше узган. Республикада «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган программа халыкка репродуктив сәламәтлекне тикшерү һәм куркыныч ихтималын вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
«Без республикада диспансеризацияне күпкә тизрәк уздыру өчен шартлар тудырабыз. Поликлиникаларда аерым зоналар оештырыла, хезмәткәрләр билгеләнә. Диспансеризацияне эш вакытында гына түгел, ә кичен дә, хәтта шимбә көннәрендә дә узып була. Искәртеп үтәм, диспансеризация 18-39 яшьлекләр өчен өч елга бер мәртәбә, ә 40 яшьтән соң ел саен үткәрелә. Барыгызны да бу мөмкинлектән файдаланырга өндим», – дип сөйләде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.
Тикшеренү узган кешеләрнең гомуми саныннан 49,3 проценты (128 783 кеше) хатын-кызлар. Беренчел тикшеренү узган һәр икенче хатын-кызны өстәмә тикшеренүгә җибәргәннәр.
2026 елда Татарстанда бу программага барлык 45 муниципаль берәмлек һәм 78 медицина оешмасы кушылган. Диспансеризация ел саен яшәү урыны буенча хатын-кыз консультацияләрендә һәм поликлиникаларда уздырыла. Аны узу өчен паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы алып килергә кирәк.
Программада анкета тутыру, табибка күренү, шулай ук медицина күрсәткечләре буенча репродуктив әгъзаларга УЗИ ясау, мазок һәм башка анализларны лабораториядә тикшерү каралган. Программаның максаты – йөккә узу, йөклелеккә һәм алда таба репродуктив сәламәтлеккә йогынты ясарга мөмкин булган авыруларны яки куркыныч факторларын ачыклау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев