Коронавирустан тагын дүрт ватандашыбыз вафат булган.
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Узган тәүлектә 1940, 1947, 1954 елларда туган хатын-кызлар һәм 1950 елда туган ир-ат коронавирус инфекциясе корбаны булганнар.
Шулай итеп, республикада коронавирус корбаннары 347гә җитте.
Тулырак: ТИ
Нет комментариев