Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Көндезге бүлектә дәваланучылар рәхмәтле

Мондый уңайлыкны булдырып, саклап яшәткән район үзәк хастаханәсе җитәкчелегенә рәхмәт

Район үзәк хастаханәсенең авыруларны дәвалаучы көндезге бүлектә Роза Шакирова, Гүзәлия Галимова хезмәт куя. Техник хезмәткәр Римма апа әлеге шәфкать туташларына чисталык, пөхтәлек ягыннан ярдәм итә.

Бүгенге көндә биредә 27 тирәсе райондашыбыз сәламәтлекләрен ныгыта.

Булдыклы хезмәткәрләр эшеннән һәр пациент канәгать, тәнгә генә түгел, җанны да дәвалыйлар, диләр. Роза Шакирова система кую, укол ясау юнәлешендә гаять тә оста, озак еллык тәҗрибәсе аңа эшенә сак карарга ярдәм итә, җаваплылыгы күзгә ташланып тора. Үз эшен яратуы пациентка карата да булган рәхимлелегендә дә чагылыш таба. Гүзәлия Галимова исә ял көнендә көн саен халык табибы Лилия Рифатовна һәм башка күренекле табиб һәм табибәләр күрсәтмәсе буенча пациентларны дәвалаучы Роза Шакированы алыштыра, кулы җиңел, сөбханаллаһ. Ә бүтән көннәрдә Гүзәлия Галимова пациентларның документ эшләрен алып бара, табибларга, дәвалаучыларга табиб кушуы буенча юлламалар яза, кирәк икән озата бара, чиратта озак торсаң, ярдәмгә дә килеп җитә һәм башка рәсми эшләрне күңел биреп башкара. Бу өлкәдә шәфкать туташы бик конкрет эшләргә тырыша, ягымлы, сүзе кыска, эше төгәл. Әлеге бүлек барлыкка килгәннән бирле актуальлеген җуймый, күпләр профилактика өчен көндезге бүлектә дәвалануны хуп күрә.

Биредә инде Рәсимә ханым кебек осталар үзләреннән якты эз калдырып эшләп китте.

Хастаханәнең терапия бүлегенә карата пациентлар ничек рәхмәтле булсалар, терапиянең көндезге бүлегендә ятучылар да табибларга, шәфкать туташларына бик рәхмәтле. Мондый уңайлыкны булдырып, саклап яшәткән район үзәк хастаханәсе җитәкчелегенә, аеруча да районның баш табибы Газинур Дәүлиевка рәхмәт, әгәр урыннар күбрәк булып, чират та торасы булмаса, тагын да рәхмәтле булыр идек, диләр. Әмма биредә инде артык койка куярлык урын юк, унбер койка тиешенчә урнашкан, тик менә бу заманда сәламәтлек дигәне генә гел кайгыртып торуны сорый шул. Аннан кайгыртучан табиблар «килеп житкәч кенә килмәгез, чирегез көчәймәсен өчен елына бер булса да дәваланып алыгыз», дип киңәш бирәләр. Бәлки алга таба көндезге бүлеккә зуррак мәйданлы урын да бирелер, кем белә, район халкының сәламәтлеген саклау өлкәсендә фидакарь хезмәт куйган, перспективалы уйларны тормышка ашыра килүче җитәкче күңелендә бу мәсьәлә генә читтә калмас, иншәАллаһ.

erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзәк хастаханә

erid: 2Vtzqwfh92B