4 октябрьгә мәгълүматлар буенча, республикада коронавирустан барлыгы 765 үлем очрагы теркәлгән.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 8 үлем очрагы расланган.
«Үлем сәбәпләре патологанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Шулай итеп, 1928, 1931, 1939, 1940, 1955, 1960 һәм 1971 елда туган хатын-кызлар һәм 1949 елда туган ир-ат ковид корбаны булган.
4 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада коронавирустан барлыгы 765 үлем очрагы теркәлгән.
Чыганак: ТИ
Нет комментариев