Миңнеханов Татарстанда «Бердәм Россия» исемлеген җитәкләде
Икенче позицияне Россия Герое Александр Лапин алды
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасына республикадан сайлауларда «Бердәм Россия» исемлеген җитәкләде. Бу хакта Мәскәүдәге XXIII съезд нәтиҗәләре буенча партиянең төбәк бүлегендә хәбәр иттеләр.
Икенче позицияне Россия Герое Александр Лапин алды. Өченче урында ТР Хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Исемлеккә шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Думаның Икътисадый сәясәт комитеты башлыгы Максим Топилин һәм Татарстанда Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов керде.
Моннан тыш, кандидатлар исемлегендә депутатлар Руслан Гаджиев, Ирек Богуславский, Рөстәм Кәлимуллин, Анатолий Иванов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Эдуард Шәрәфиев һәм Иван Егоров, ТР Иҗтимагый палатасы вәкиле Ога Павлова һәм башкалар бар.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев