Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

21 яшьлек көрәшче егет һәлак булган

Батыр егет, көрәшче егетнең урыны оҗмахта булсын!

Махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә Әлмәт көрәшчесе Рафаэль Хәсәншин һәлак булган. Бу хакта безгә Әлмәт көрәш федерациясеннән Рузил Ганиев хәбәр итте.

Әлмәт районы Габдрахман авылында 2003 елда туган Рафаэль кечкенәдән Руслан Нургалиев җитәкчелегендә көрәш серләренә өйрәнә, Яшьләр арасында Татарстанның Беренче Президенты Кубогын ота, Татарстан, Россия чемпионы булып таныла, Данил Галиев истәлегенә уза торган бәйгедә призер булып таныла. Лаеш районына күчеп, эшкә урнаша, лаешлылар өчен дә чыгыш ясый. «Бик сәләтле егет иде», ди Рузил Ганиев.

Батыр егет, көрәшче егет Рафаэль Хәсәншинның урыны оҗмахта булсын. Якыннарының, туганнарының, дусларының кайгысын уртаклашабыз.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәшче