Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

75 яшьлек Җәвит Мәҗитов 50 мәртәбә гер күтәрә

2021 елның көзлегендә район күләмендә ГТО тапшырган көнне очраклы рәвештә генә Яңгулдан Җәвит Мәҗитов белән таныштык.

ГТО тапшыручылар арасында өлкән яшьтәге кешене күрү бераз аптырашта калдырса, гап-гади авыл агасының 50 мәртәбә гер күтәрүе исә тәмам телсез үк калдырды.

Яшьлегендә Кировоград шәһәрендә яшәп, металлург заводында эшләп лаеклы ялга чыккан Җәвит Мәҗитов 25 ел элек әтисенең туган авылы Яңгулга кайтып төпләнә. 74 яшьлек ветеранның бүген дә спортны үз итүе, ярышларда катнашуы мактауга лаек.

74 яшьлек ветеранның бүген дә спортны үз итүе, үз җирлеге өчен җан атып, ярышларда катнашуы мактауга лаек.

Тулырак: http://baltaci.ru/news/sport/vit-abyy-74-yashend-d-50-mrtb-ger-ktr-foto

- Гер спорты онытыла барган заманда Җәвит абый кебек ветеран герчеләребезне күреп күңел сөенде. Яшьләргә менә дигән үрнәк. Җәвит абыйның гер күтәрүен сокланып, гаҗәпләнеп күзәттем, - диде үзе дә гер күтәрү остасы булып танылган райондашыбыз Илшат Галимуллин сокланып карап торуымны күргәч.

Сокланырлык шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев