Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Ак Барс” 800нче уенында җиңү яулады

Казан хоккейчылары капкаларын “коры” калдырды, уен исәбе – 2:0.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы 800нче уенында Владивостоктан килгән “Адмирал”ны җиңде. Уен “Ак Барс” файдасына 2:0 исәбе белән төгәлләнде.

Бүген “Ак Барс” хоккей командасы Континенталь хоккей лигасында 800нче уенын үткәрде. Лигада әле бер хоккей командасының да аның хәтле матчта катнашканы юк. 800 матчның 647се даими чемпионатта, 153е плей-оффта уйналган. “Ак Барс”ның 800нче уенын карарга команданың элеккеге тренеры Зиннәтулла Билалетдинов та килгән иде.

Уен кыска арага йөзү буенча дөнья чемпионы, 2012 елгы Олимпиаданың бакыр медале иясе Владимир Морозовның алканы символик рәвештә атуы белән башланды. Бу тиздән Казанда узачак йөзү буенча ярышларга бәйле. 1 – 3 ноябрьдә йөзү буенча FINA Дөнья кубогы этабы, 5 – 10 ноябрьдә Йөзү буенча Россия чемпионаты (25 метрга) узачак.

Беренче периодта алка кертүчеләр булмады.

Икенче период. Унөченче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Патрис Кормье исәпне ачты (1:0).

Өченче период. Уен ахырына 27 секунд калганда, “Ак Барс” һөҗүмчесе Вячеслав Основин гол кертте (2:0).

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Биләлов (Рейдеборн);
Азеведо – Кормье – Петров, Лямкин – Викстранд;
Галиев – А. Галимов – Зарипов, Юдин – Ожиганов;
Фрэттин – Основин – Ли, Педан – Хенкель;
Кара – Глухов – Фисенко (Воеводин), Журавлёв.

“Адмирал”:
Красоткин (Олкинуора);
Коннов – Вихарев – Бакош, Альмквист – Осипов;
Глазачев – Мерескин – Воронин, Бобряшов – Дьяков;
Ломако – В. Стрельцов – А. Стрельцов, Мищенко – Козловский;
Лисин – Петров – Бутузов (Дельнов), Ибәтуллин.

Киләсе уенны “Ак Барс” Түбән Камада “Нефтехимик”ка каршы үткәрәчәк. Татарстанның ике хоккей командасы 2 ноябрь көнне көч сынашачак. Матч 17:30 сәгатьтә башлана.

Фото: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей