«Ак барс» көрәш сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куючы ачык турнир узды (фото)
Спорт

«Ак барс» көрәш сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куючы ачык турнир узды (фото)

61 нче тапкыр үткәрелүче бәйгедә Балтач көрәшчеләре дә катнашты.

2-3 февраль көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куючы ачык турнир узды.

61 нче тапкыр үткәрелүче бәйгедә Балтач көрәшчеләре дә катнашты. 

Район командасы составында чыгыш ясаучы көрәшче егетләребез — Ильяс Йосыпов, Ленар Әүһәдиев, Илнар Мулләхмәтов һәм Илгизәр Галимуллиннар, үз авырлык категорияләрендә 3 призлы урыннарны яуладылар! Көрәшчеләрне һәм остазларын ихластан котлыйбыз!

Чыганак


көрәш

Нет комментариев