Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алар Балтачыбызны данлыйлар

Районыбызның спортчы егет-кызлары республика, Россия, дөньякүләм ярышларда катнашып, җиңү яулыйлар. Аларның уңышларында күпләрнең хезмәте, тырышлыгы чагыла

2023 елда район спортчылары яңадан яңа үрләр яуладылар.

Спорт төрләре буенча районның иң яхшы федерация җитәкчеләре билгеләп узылды: шахмат федерациясе рәисе — Наил Гыйләҗев, милли татар көрәше федерациясе җитәкчесе — Фәнис Шәрипов, чаңгы спорты төрләре буенча федерация рәисе — Хәниф Бариев. 

Районның иң яхшы җәмәгать тренеры булып Азат Ганиев танылды.

Рәлиф Әскаров — район чаңгычылар командасының баш тренеры, СССРның спорт мастеры.

Ленур Галимҗанов — күп төрләр буенча Россия, Татарстан күләмендә узучы ярышларның призеры.

Районның шахмат командасы республикада авыл районнары арасында даими рәвештә алдынгы урыннарны яулыйлар.

2022-2023нче ел нәтиҗәсе буенча чаңгы спорты юнәлешендә республика рейтингында Балтач районы беренче урынга чыкты. Әмир Сөнгатуллин чаңгы спорты буенча Россия җыелма командасы составына кертелде. Алия Исрафилова, Динә Хаҗиәхмәтова, Илназ Кәбиров һәм башка чаңгычыларыбыз Татарстанның иң яхшы тренеры булып танылган Рәлиф Әскаров җитәкчелегендә бары җиңүгә омтылалар. Татарча көрәш буенча район республика рейтингында икенче ел мәртәбәле бишенче урынны яулады. Ирек Әхмәтханов көрәш спорт төреннән, Камилә Вәлиева кул көрәше спортыннан Россия Федерациянең спорт остазы исеменә лаек булдылар. Районның шахмат командасы республика ярышларында даими катнаша, 2023 елда авыл командалары арасында иң көчле команда дип табылды. Районыбыз шахматчылары Ландыш Гарифуллина, Рөстәм Камалов, Сәйдәш Камалов, Әмир Абдрахманов шахматның тиз йөрү төре буенча Татарстан чемпионнары булдылар. Районыбыз хуҗалыклары, оешмалары, эшмәкәрләре ярдәмендә ай саен шахмат буенча бер зур турнир оештырыла.

erid: 2VtzqwTSgT9

Яңа, чагыштырмача яшь спорт төрләрендә дә райондашларыбыз сынатмыйлар, алдынгы урыннарны яулыйлар. Джампинг буенча Рәсәй чемпионтында кызларыбыз Гран-при яуладылар, Бөтенрәсәй кубогына узган ярышларда алар өченче призлы урынны алдылар.

Спорт өлкәсендәге уңышларыбызга агымдагы елда да сөенергә насыйп булсын!

Вакыйф Зәкиев язмасы һәм фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9