Республика күләмендә муниципаль хезмәткәрләрнең спартакиадасы кысаларында, 10 һәм 11 март көннәрендә Зәй шәһәрендә чаңгы ярышлары узды.
Республиканың 43 районы командасы арасында Балтач данын яклап, 2 хатын-кыз, 2 ир-егет көч сынашты. Менә алар: район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, район башкарма комитетының юридик бүлек хезмәткәре Алеся Фролова.
Хатын-кыз чаңгычылар арасында район башкарма комитетының юридик бүлек хезмәткәре Алеся Фролова республика күләмендә II урын яулады. Алесяны бу зур җиңүе белән ихластан котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез.
Ә ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча райондашларыбызның командасы - бишенче урында.





Чыгынак: http://baltasi_official
Нет комментариев