Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалына яңа лаборатор комплектлар кайтты (фото)
Спорт

Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалына яңа лаборатор комплектлар кайтты (фото)

Яңа приборлар белән Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинны да танышты.

Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенен 2нче филиалына шушы көннәрдә махсус дисциплиналар буенча яңа лаборатор комплектлар кайтты.

Яңа приборлар белән Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинны да танышты.

– Көллияттә белем алыр өчен мөмкинлекләр дә, уңайлыклар да җитәрлек. Яңа уку елын безнең көллияттә башлаган барлык студентларга уңышлар телим! – диде ул.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша авыл хуҗалыгы юнәлешендә укучылар өчен 2 млн. сумга 6 төрле тренажерлар кайткан. Шулай ук иганәчеләр ярдәме белән 1 млн. 400 меңгә трактор тренажеры алынган.


Нет комментариев