Республика көнен Җиңү белән каршылыйбыз!!!
Райондашларыбыз 26 - 29 август көннәрендә Зәй районында үткәрелгән "Авыл яшьләре - 2017" республикакүләм спорт чарасында көч сынашып, призлы III урынны яулады. Үзләрен аямыйча, бар көчләрен һәм тырышлыкларын куеп, Балтачыбыз данын яклаган районыбыз яшьләренә ихлас котлауларыбызны һәм рәхмәтебезне ирештерәбез.
Афәрин, егет-кызларыбыз!!!
Беренчелек Саба районы командасында, ә икенче урынны Мамадышлылар алды.
Нет комментариев