Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Авыл яшьләре” Х җәйге спорт уеннарында балтачлылар сынатмый (фото)

Райондашларыбыз Зәйдә үткәрелүче "Авыл яшьләре" Х җәйге спорт уеннарында ирешкән уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр.

26 августта Зәйдә Татарстан Республикасы "Авыл яшьләре" Х җәйге спорт уеннары старт алган иде. Ярышларда республиканың 43 районыннан авыл спортчылары катнаша.
Барлык төр спорт ярышлары белән беррәттән механизаторларның һәм сыер саву операторларының да һөнәри осталыкларын сыйныйлар.
Механизаторлар ярышында райондашыбыз, Сосна авылы кызы, күптән түгел генә Россия күләмендә узган "Урман гүзәле" бәйгесендә икенче урын яулаган Гүзәл Габдрахманова трактор йөртү буенча беренче урынны алуга иреште. Гүзәл шулай ук йөгереш, атлетика буенча да матур нәтиҗәләр күрсәтеп, беренче урыннарны яулаган, Афәрин, Гүзәл!!!
Туризм буенча Илсур Вафин - 2 урын, Илшан Вафин - 3 урын, Алисә Хөснетдинова - 2 урын, Илүзә Гыйльманова - 3 урын, ә гомуми зачетта 2 урын алып, командалар арасында да 2 урынны яулаганнар.
Таяк тартышында - Ралия Хисаметдинова -3 урын.
Билбау көрәшендә - Илнар Муллаәхмәтов - 3 урын;

Рәдис Сәмигуллин 100 кг.га кадәр - 2 урын;

90 кг. үлчәү авырлыгында Руслан Рафиков - 1 урын;

60 кг. үлчәү авырлыгында Ильдан Әхмәтханов - 2 урын;
Гер күтәрүдә - Ләйсән Гайфиева 3 урын,

Рөстәм Гыйззәтуллин - 3 урын.
Алга таба да райондаш егет-кызларыбызның уңышлары белән таныштырып барырбыз. Уңышлар һәм җиңүләр насыйп булсын иде. Республиканың 43 районы арасында көч сынашу җиңел эш түгел?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250