17нче март көнне Сәләт Йортында «Атлант» проекты кысаларында Әдип Әлмир кубогына 5 Сәләт шахмат турниры узды.
Турнирда 68 катнашучы үз көчләрен сынап карады. Безнең районнан әлеге ярышта Абдрахманов Әмир, Камалов Сәйдәш һәм Хөрмәтуллин Азат катнашты.6-11яшьлекләр төркемендә Сәйдәш 3нче призлы урын яуласа,12-22яшьлекләр арасында Азат чемпион булып танылды. Аңа турнирның зур кубогы тапшырылды. Азат абсолют җиңүчесе буларак, “Сәләт”проекты җитәкчесе Әдип Әлмир белән онлайн шахмат уйнап, җиңүгә иреште, дип хәбәр итә тренеры Ландыш Гарифуллина.

Фото: Л.Гарифуллина
Нет комментариев